Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үлгәннән соң, юбилее белән котларга килгәннәр

90 яшьлек тыл ветераны вафат булгач, авыл хакимиятеннән туган көне белән котларга килгәннәр.

Татарстанның Нурлат авылында яшәүче Бибинур Гыйззәтуллина 3 октябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Тормышның ачысын-төчесен күргән ул -тылда ирләр эшен дә башкарган, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзен аямаган тылда хезмәт куйган, сугыш вакытында урман кискән. Якыннары ветеранның юбилеен бик зурлап үткәргәннәр. Тик, әби, бу көнне котлау сүзләрен якыннарыннан гына түгел, ә район җитәкчеләреннән дә ишетергә теләгән.

90-95-100гә җиткәннәрнең барсын да килеп котлыйлар, олыларның күңелен күрәләр. Тик Бибинур әби бу мизгелне, сабый сыман өметләнеп, күпме генә көтсә дә, килеп яки шалтыратып тәбрикләүче булмаган. Шулай өч ай үтеп киткән. 5 гыйнварда Бибинур әби вафат булган. 9 гыйнвар көнне, Бибинур әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга дип авыл советыннан открытка алып килгәннәр.

Әбинең оныгы социаль челтәрдә бу хәл турында сөйләп видео төшереп куйган. Әлбәттә, кайгылы вакытта бу хәл тагын да күңелне кыра. Авыл хакимияте башлыгы Илдус Саттаров һәм урынбасары Камил Шәкүров белән килеп, гафу үтенгәннәр һәм язманы социаль челтәрләрдән алып ташлауларын сораганнар.

"Юбилей датасын белә идек, тик язылган открытка октябрьдән бирле кәгазьләр арасында югалып яткан, әле генә килеп чыкты," - дип акланганнар.

Чыганак:  Өмет 

https://matbugat.ru/news/?id=31771

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев