Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лилия Сәлахетдинова: «Иң авырткан җиргә тигәч, ул бик авыр. Уйлансыннар иде бераз…»

Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) үз гомерендә ишеткән иң авыр сорауларны «Адәм белән Хава» тапшыруында Ләйлә Дәүләтовага яңгыраткан. Мондый сорауларны ире Ришат аеруча авыр кабул итә икән.

«Нәрсәгә инде аңа хатын? Ул аңа даны, фатиры, мирасы өчен генә өйләнгән», дип язалар аларга.

«Кайда микән миндә фатир, мирас? Шушы арбам микән? Төрле фикерләр туа. Әлбәттә, күпчелеге яхшы кешеләр, ләкин, үзе белмәсә дә, нидидер фикерләр чыгаручылар бар. Син аны шалтырат, сора. Мин гел элемтәдә.

Бала теләп тә бик күп язалар. Алаһы тәгалә бирсә, бәлки булыр. Ләкин мин бала телим, дип әйтә алмыйм. Ришат өчен мин үзем дә авырлык, чөнки минем белән сабырлык кирәк.

Гадәти гаиләләргә бу бик матур теләк, ләкин безгә теләү, бераз сәерерәк. Чөнки алар белмиләр, таба аламмы мин. Бу хакта алдан белергә кирәк дип, аңлыйм инде. Мин үпкәләмим, нәтиҗәләр генә ясыйм. Ә бала таба алмаган гарипләр бар, алар чынлап рәнҗиләр. Иң авырткан җиргә тигәч, ул бик авыр. Уйлансыннар иде бераз, андый теләк теләгәнче», дип уртаклашкан Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова).

 

Фото:http://Фото: Султан Исхаков

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X