Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лилияне кайчан күчерергә?

Лилияне чәчәк атып бетергәч, августта күчерәләр.

Иң элек сабакларын җирдән 3-5 см калдырып кисәләр һәм сәнәк белән казыйлар. Зур суганчалар тирәсендә ваклары күп була, аларны бүлгәләргә кирәк.

Суганчаларны марганцовканың алсу эремәсендә яки махсус препаратта (“Максим”, “Витарос”) 20-30 минут тотарга һәм, кипкәнен көтмичә, шундук утыртырга кирәк.
Лилия суганчасын диаметрына караганда өч тапкыр тирәнрәк итеп утырталар. Биек сабаклы чәчәк суганчаларын — 20-25, тәбәнәкләрен 10-15 см аралык белән утыртыгыз.
Лилия суганчасын кимерүчеләр ярата. Кышын тычканнар зарарламасын өчен, суганчаларга “Вишневский” мазе сөртергә була. Көзен тирәсенә дегетле су сибә аласыз. 10 л суга 1 чәй кашыгы каен дегете җитә.
Роза НУРГАЛИЕВА

http://baltaci.ru/news/bakchachylyk/liliyane-kaychan-kchererg

http://irekbakcha/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев