Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ләлә Сабитова - 4нче мәктәпнең "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе

  Шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә майның соңгы көннәрендә   “Татар кызы-2021” бәйгесе  үтте.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, кызларның татарча аралашуларына, сәхнәдә үз-үзләрен тотуларына, интеллектуаль сорауларга җавап бирүләренә, иҗади чыгышларына карап бәя бирелде. Шулай ук ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны белүләренә зур игътибар ителде.

Бәйгедә 7-9 нчы сыйныф кызлары көч сынашты. Кызлар тапкырлыкта да югалып калмадылар, жюри биргән сорауларга җавапларны  чиста татар телендә бирделәр. Иҗади номерларга да җаваплы караганнар.

 “Татар кызы нинди булырга тиеш ? ”- дигән сорауга  Сабитова Ләлә болай җавап бирде: “Татар кызы чибәр, итәгатьле, тәрбияле булырга, ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны белергә тиеш. Татар кызы халкы белән горурлансын !”, – диде.
 Бу бәйрәмнән ата-аналар да читтә калмады.  Әниләр үзләренең кызларын яклап бишек җыры башкарсалар, әтиләр чүкеч тотып шул бишекне ясаучылар булды.

  Кызларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.Һәр конкурста да җиңүче берәү генә була. “Татар кызы- 2021” җиңүчесе дип, жюри 9 нчы сыйныф укучысы Сабитова Ләләне сайлады.

 

Ситдыйкова Хәлимә,  жюри әгъзасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев