Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида “АлмА” махсус икътисади зоналары булдырылачак

Быел Икътисад министрлыгы сәнәгать-җитештерү тибындагы “АлмА” махсус икътисади зонасын булдыруга заявка әзерләгән. Яңа зоналар Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида барлыкка киләчәк.

 

 Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Яңа икътисади зонаның төп инициаторы – “Татнефть” оешмасы. 17 компания-резидент эшләр дип фаразлана. Министр әйтүенчә, 2025 елга аның төп резидентларының инвестицияләр күләме 67,7 млрд сум булыр дип көтелә. 1,4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак .

“Махсус икътисади зоналар нәтиҗәлелеген дәлилләде. “Алабуга” зонасының бүген 57 резиденты бар. 32 предприятие сәнәгать эшчәнлеген алып бара. 6800 эш урыны исәпләнә”, - диде Фәрит Габделганиев.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193378/

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев