Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт юлында һәлакәт: 4 кешенең гомере өзелгән

Бүген иртәнге якта Әлмәт - Сарман юлының 27 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина бәрелешендә 6 кеше зыян күргән, 4 кеше урында ук вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Үлүчеләр арасында 1998 елгы бала да бар. Зыян күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә, икенчесе уртача дәрәҗәдә...

Бүген иртәнге якта Әлмәт - Сарман юлының 27 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина бәрелешендә 6 кеше зыян күргән, 4 кеше урында ук вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Үлүчеләр арасында 1998 елгы бала да бар.


Зыян күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә, икенчесе уртача дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

ProKazan.ru хәбәр итүенчә, һәлакәт урынында "Рено Дастер" һәм "унынчы" модель "Лада" машиналары бәрелешкән. "Рено" машинасының артында утырган 16 яшьлек кыз вафат булган, ә алда утырган әти-әнисе исән калган. "Лада"ның йөртүчесе һәм ике пассажиры да үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария

2
X