Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Людмила Аланлы: Лениногорск - якын ул миңа (фикер)

- Минем газиз районым ул Лениногорск. Мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлау белән, Лениногорскига педучилищега укырга кердем. Дүрт ел белем алган дәвердә шәhәрне тагын да ныграк яраттым, башкалардан яшелрәк, матуррак дип таныдым. Лениногорскида туганнарым, дусларым, мине укыткан хөрмәтле педучилище укытучылары, шуңа якын ул миңа. Яшәгән шәһәрем Әлмәт турында шактый күп җыр иҗат...

- Минем газиз районым ул Лениногорск. Мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлау белән, Лениногорскига педучилищега укырга кердем. Дүрт ел белем алган дәвердә шәhәрне тагын да ныграк яраттым, башкалардан яшелрәк, матуррак дип таныдым. Лениногорскида туганнарым, дусларым, мине укыткан хөрмәтле педучилище укытучылары, шуңа якын ул миңа.
Яшәгән шәһәрем Әлмәт турында шактый күп җыр иҗат ителгән, ә менә туган җирем турында җырларның аз булуы мине яңа җыр язарга этәрде. Интернет аша якташларыма мөрәҗәгать иттем. Шуннан язучы Рәмзия Габделхакова яшь каләм тибрәтүчеләрнең җырга туры килерлек әсәрләрен барлавын хәбәр итте. Көй язар өчен бергәләп,
11 нче гимназия укучысы Айсылу Галимова шигырен сайлап алдык. Шулай итеп, быел яз айларында яңа «Лениногорск» җыры туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск людмила аланлы