Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

М12 автотрассасы Татарстанны Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәге итәчәк

Мәскәү – Казан М12 автомагистрале төзелеше Татарстанны Европа-Көнбатыш Кытай маршрутының Үзәк ноктасы итәчәк.

Ә бу республика икътисады үсешенә яңа импульс бирәчәк. Мондый фикерне «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университеты профессоры, Транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин белдерде.

"М12 трассасын төзүдән икътисади нәтиҗәне, барыннан да элек, Татарстан алачак, чөнки ул Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының Үзәк ноктасы булачак. Бу республика һәм тулаем Россия икътисады үсешенә җитди импульс бирәчәк. Нәтиҗә триллион сумнарда исәпләнәчәк. Мин барлык дискуссияләрдә дә катнаштым, исәп-хисапларны өйрәндем, эффект чыннан да бик югары: йөк ташуга кагылышлы бар нәрсә икегә тапкырлана, ә илтеп тапшыру вакыты буенча икегә бүленә», – диде Блинкин.

Профессор сүзләренә караганда, М7 «Идел» трассасы заманча икътисади таләпләргә җавап бирми, чөнки шәһәр һәм бистәләр аша уза. Торак пунктларда хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 километрдан артмый, ә бу йөкләр күчүне шактый тоткарлый. "Автотрасса Татарстан предприятиеләренә Көнбатыш һәм Көнчыгыш базарларына теләсә нинди сәнәгать продукциясе белән чыгу мөмкинлеге бирәчәк", - дип аңлатты Блинкин.

2020 елның июлендә М12 яңа автомагистрален төзү эшләре башлану турында РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу якындагы өч яки дүрт елда бөтен Россия буенча иң масштаблы юл проекты булачак.

 

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев