Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Садыйков: Алдагы ике-өч атна коронавируска каршы көрәштә аеруча мөһим

Алдагы ике-өч атна коронавируска каршы көрәштә мөһим вакыт. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

 

Ул изоляция режимында күп нәрсә республика халкының җаваплылыгыннан, аларның белгечләр күрсәтмәләрен үтәвеннән торганын билгеләп узды. Министр сүзләренчә, авыру таралышына чик кую шуңа бәйле булачак.

Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ул: «Мөнәсәбәтне салкынайтырга ярамый. Изоляция чараларын үтәгез, контактларны мөмкин кадәр киметегез. Моның уңайсыз булуын аңлыйм, ләкин шулай кирәк. Безнең өчен алдагы ике-өч атна аеруча мөһим», — диде.

Марат Садыйков республиканың коронавируска каршы көрәш штабы уңышлы эшләгән чит илләр тәҗрибәсенә нигезләнгәнен билгеләп үтте.

«Без Италия, Испания, АКШ сценарие буенча бармас өчен бөтен көчне, чараларны кулланабыз. Безнең өчен Германия үрнәк булып тора, анда күрелгән чаралар коронавирус таралышын киметергә мөмкинлек бирде», — диде. Министр бүген бөтен хезмәтләр үзара җайга салынган нигездә эшләве әһәмиятле булуын әйтте.

Ул бүген 1382 ятак урынга исәпләнгән 12 госпиталь эше әзерләнгәнен әйтте. Ихтыяҗ туса, тагын өч меңнән артык дәвалау урыннарын хәстәрләү мөмкинлеге бар. Марат Садыйков запас сыйфатында әзерләнгән ятак урыннарның кирәге чыкмасына ышанычын әйтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев