Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина йөртү таныклыгын 16 яшьтән бирергә тәкъдим итәләр

Россиядә 16 яшьтән җиңел автомобиль белән идарә итүне рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Михаил Черниковка мөрәҗәгать итте.

 

«Россия Федерациясендә җиңел автомобиль белән идарә итү өчен таныклык алу яшен 16 яшькә кадәр киметү өлешендә законнарга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш, парламентарий B категориясенә яшүсмерләргә 15 яшь тә алты айдан укырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Үз идеясен аңлатып, ул 16-17 яшьлекләрнең рәсми рәвештә эшкә урнаша, башка шәһәрдә укый һәм гаиләсеннән аерым яши алуларына ишарә ясады.

Депутат фикеренчә, аның тәкъдимен тормышка ашыру 16 яшьтән өлкәнрәк булган яшүсмерләргә икътисади процессларга иртәрәк кереп китәргә мөмкинлек бирәчәк. Машина сатып алу теләге хезмәт эшчәнлеген иртәрәк башлау, финанс ягыннан мөстәкыйль булу теләгенә әвереләчәк, дип саный Власов.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/14-09-2020/d-l-t-dumasynda-mashina-y-rt-tanyklygyn-16-yasht-n-birerg-t-k-dim-ittel-r

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X