Россия Транспорт министрлыгы машина йөртүчеләр өчен яңа төр штрафлар кертергә мөмкин, дип яза «Коммерсантъ».
Моңа кадәр тизлекне киметүне таләп иткән вакытлыча куелган юл билгеләренә кагылышлы кагыйдәләрне бозган очракта, штраф каралмаган иде. ЮХИДИ даими юл билгеләренә генә карап эш итте. Хөкүмәт әзерләгән проект кабул ителгән очракта, вакытлыча билгеләрне үтәмәүчеләргә дә штраф киләчәк.
Фото: "Т.И."
Нет комментариев