Масленицада яңа өйләнешүче парлар бер-берсен коймак белән сыйлады
Лениногорскида Май чабу атнасында ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын рәсмиләштерде.
Масленица бәйрәме - кышны озатып язны каршы алу. Бу бәйрәм иң күңелле һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 7 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.
Бүлек белгечләре язылышу тантанасын үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыштылар: әлбәттә, беренче эш итеп, бу - яшьләрне коймак белән сыйлап аларга бәхетле озын тормыш теләү булды. Бәйрәм атнасында язылышкан барлык парларга да исәнлек-саулык, тыныч һәм тигез тормыш телибез!
ЗАГС бүлеге
ФОТОЛАР: ЗАГС тарафыннан тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев