Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МАТУР ЯШӘҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

— Бервакыт: “Матур яшәүнең дүрт кагыйдәсе бар”, — дигән идегез. Алар нинди?

 

 

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ:
— Матур яшәү кагыйдәсе урынына, әхлак кагыйдәләре дисәк, дөресрәк булыр. Хәер, мәгънәсе шул инде...

Беренчесе — Аллаһы Тәгаләне һәм Ул барлыкка китергән һәрнәрсәне ярату. Аңа гына гыйбадәт кылу, беркемне сүкмәү. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Мәрхәмәтле булыгыз, шул чакта сезгә шәфкать күрсәтерләр. Кичерә белегез, шул вакытта сезне дә гафу итәрләр”, — дип әйткән.

Икенче кагыйдә — Аллаһның бер мәхлукына да зыян салмау.

Өченчесе — Хак Тәгалә биргәнгә шөкер итү.

Дүртенчесе — кирәкмәгән җиргә кысылмау.

Вәгазьләремдә гел әйтәм: зарланмаска, матур яшәргә өйрәнергә кирәк. Тормышыбызга сүз әйтерлек түгел, дөньялар тыныч, ашау, кием күп... Бу нигъмәтләрнең һәркайсы өчен Раббыбызга шөкрана итәргә тиешбез...

 

Чыганак: https://vk.com/tamletamak

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев