Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус операциядә һәлак булган яки инвалид калган кешеләрнең кредитларын банклар ябачак

Махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки беренче группа инвалидлык алган россиялеләрнең кредитлары һәм ипотекаларын ябачаклар. Бу чара дәүләт хисабына түгел, ә банклар хисабына тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә Татар-информ Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков сүзләренә сылтама белән.

Аксаков белдерүенчә, һәлак булган һәм инвалид калган гражданнарның бурычлары аларның туганнарына күчерелмәячәк. «Килешүдә катнашучыларның барысы өчен дә йөкләмәләр туктатылачак», – дигә ул. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Хәер, закон проектының агымдагы версиясендә бу пункт әле юк, дип өстәде депутат.

Аксаков фикеренчә, бу хәл кредит бирүдә һәм процент ставкаларында чагылырга мөмкин, чөнки банклар өчен куркынычлар арта.

Искәртеп узабыз, Россиядә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү чаралары эшләнә. Илнең премьер-министры Михаил Мишустин аларны бүген киңәйтергә тәкъдим итте – аерым алганда, ул аларга кредитларын түләүдә ярдәм итәргә чакырды.

https://vatantat.ru/2022/09/93016/

Рамия Гарифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев