Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөҗүмдә һәлак булган укытучы Венера Айзатованың абыйсы: Мәктәп сеңлемнең тормышы иде

«Ике сменада эшләде, соңгы арада мәктәптән бөтенләй чыкмады диярлек», — дип уртаклашты Рифкать Аббазов.

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованың абыйсы Рифкать Аббазов сеңлесе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«Венера бик кешелекле иде. Балаларны өзелеп яратты. Укучыларын да бик яратты. Гомумән, мәктәптә эшләү ошады аңа. Мәктәп янында яшәде. Ике сменада эшли иде. Соңгы көннәрдә мәктәптән бөтенләй чыкмады диярлек. Мәктәп аның тормышы булды. Кечкенә чагында да тәртипле булды Венера. Ул — безнең кечкенә сеңлебез. Аннан олырак бер апа һәм сеңлебез бар. Шулай ишле гаиләдә үстек», — диде ул.

Рифкать Аббазов сеңлесенең балачактан укытучы булырга теләве турында әйтте.

«Мөгаллим һөнәренә кечкенәдән тартылды Венера. Сеңелләр белән укытучы булып уйныйлар иде. Безнең апабыз да гомере буе укытучы булды. 43 ел математика укытып лаеклы ялга чыкты. Әлһәмдүлилләһ, бүген апабыз исән. Шулай итеп, гаиләбездән ике укытучы: олы апабыз һәм Венера чыкты», — дип сөйләде ул.

Венера Айзатованы 12 май көнне Константиновка бистәсендәге зиратта җирләделәр.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/14-05-2021/md-lak-bulgan-venera-ayzatovany-abyysy-m-kt-p-se-lemne-tormyshy-ide-5823179

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X