Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Медицина битлеге өчен вирусны юк итә торган яңа материал кулланылачак

Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә.

«Милләт сәламәтлеге» фәнни-җитештерү берләшмәсе галимнәре фильтрлар, битлекләр һәм саклагыч костюмнар өчен «Ионит» дигән материал эшләгән. Ул аларның өслегенә эләккән вирус һәм бактерияләрне юкка чыгара ала. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә. Яңа материалның компонентлары исә бактерияләргә күзәнәк мембранасын юк итү юлы белән йогынты ясый, шулай ук вирусларның сүрүе яки турыдан-туры структурасы җимерелә, дип раслый әлеге материалны уйлап табучылар.

Материалның үзлекләрен Россия Оборона министрлыгының «48 Үзәк фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе һәм Роспотребнадзор  дезинфектология фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет фән учреждениесендә өйрәнделәр һәм расладылар.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/17-08-2021/meditsina-bitlege-chen-virusny-yuk-it-torgan-ya-a-material-kullanylachak-5834035

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев