Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайда Корбан ашы узды

20 июльдә Мөэмин-Каратайның олысы-кечесе иртәнге алтыга Корбан гаете уңаеннан, пакъланып, кешелеккә кия торган кием киеп, мәчеткә юнәлделәр.


Безнең Аллаһ йорты, чыннан да, ыспайлы, матурлыгы, бизәлеше белән әллә кайдан үзенә чакырып тора. Тәбрикләүләр-котлаулар, бәйрәм намазы, изге Коръән сәхифәләрен барлау, рухны чистарта, тормышны мәгънәле итә, игелек кылырга чакыра.

Шул ук көнне көндезге 3тә мәчетебездә барча авылдашлар өчен корбан ашы узды. Табыннарның муллыгы, килгән халыкның нурлы йөзе, мәгънәле чыгышлар, догалар, аять-сүрәләр – күңелләргә хуш килде. Чынлап та, көтеп алынган Корбан бәйрәме. Авыл тормышына, хак динебезгә тартылу иде.

Аннары тагы бер нәрсәгә сөенәм: тынгысыз авыл башлыгы Әнисә Ханнанова белән Мөэмин-Каратай авылы хәзрәте Рәис Сәхапов байтак еллар уртак тел табып, бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату булып эшлиләр. Әлеге бергәлек авылның бүгенгесен бизи, киләчәккә өметләр уята.

Кобан бәйрәменә әзерләнгән аш-сулар, ризык-икмәкләр тел йотарлык иде. Пешерүчеләребез Шәһит Ильясов җәмәгате белән мәчет каршында зур казанда корбан итеннән искиткеч тәмле аш хәстәрләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре – уңган хатын-кызларыбыз да аш-су әзерләүдә, табыннарны ризыклы итүдә катнаштылар. Төрле сәбәпләр аркасында ашка килә алмаучыларның өйләренә барып тараттылар.

Бер гаилә сыман бердәмлектә,

Җирдә яшәүләрнең бар яме.

Көтеп алган кадерле көн бүген,

Авылымда Корбан бәйрәме!


Таһир Шәмсуаров. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев