Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Метеоролог быел Россиядә кышның нинди булачагына фаразлар җиткерде

Россиялеләрне салкын кыш көтелә, ә тәүге суыклар ноябрьнең беренче ункөнлегендә үк башланырга мөмкин. Бу хакта Ura.ru сайты метеоролог һәм климатолог Екатерина Пестряковага сылтама белән хәбәр итә.

 

«Кыш 90 процент салкын булачак, чөнки җәй эссе килде. Әмма салкыннар кыш буе дәвам итәр дип уйламыйм. Озакка сузылган яңгырлардан чыгып фикер йөрткәндә, җепшек көннәр дә булачак, - дип саный Пестрякова. - Быел кыш ноябрьдә үк башланыр дип уйлыйм».

Ул Россия Гидрометеоүзәгенең дә көчле салкыннар турында алдан хәбәр итүен искәртте.

Көз салкынча булачак: җылы көннәр берничә көн генә дәвам итәчәк, шуннан соң акрынлап суытачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/31-08-2020/meteorolog-byel-rossiyad-kyshny-salkyn-bulachagy-turynda-belderde-5767429

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев