Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф министрлыгында пандемия чорында мәктәпләр ничек эшләячәге хакында сөйләделәр

Санитар нормаларны үтәү һәм коронавирус инфекциясен кисәтү өчен махсус график кертелүгә дә карамастан, Россия мәктәпләрендә дәресләр иртәнге 8дән дә иртәрәк башлана алмый.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченкога сылтама белән хәбәр итә.

«Мәктәптә дәресләр иртәнге 8дән дә иртәрәк башлана алмый», - диде Семченко «Комсомольская правда» радиосы эфирында. Ул ата-аналарны балаларның температурасын үлчәү һәм саклык чараларын үтәүгә тиешле гамәл дип карарга чакырды.

Семченко шулай ук мәктәптә термометр һәм шәхси саклану чаралары сатып алу өчен акча акча тапшыруны таләп итсәләр, ата-аналарга бу хакта прокуратурага мөрәҗәгать итәргә һәм Мәгариф министрлыгының кайнар элемтә телефонына шалтыратырга өндәде.
 

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев