Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф министры дистанцион укуга кире кайту турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга күчүе турындагы имеш-мимешләрне кире какты.

 

«Август башында белем бирү процессы башланырга өлгергәнче үк тукталачак дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә көзен барысы да дистанцион белем алуга күчәчәк дигән ялган хәбәрләр тарала. Мин бу сорауга инде күп тапкырлар җавап бирдем – моңа бернинди алшартлар да юк», - диде Борһанов.

Шул ук вакытта, министр белем бирү оешмаларында урыны белән карантин кертелергә, ягъни балалар бакчаларында аерым төркемнәр, мәктәпләрдә сыйныфлар ябылырга мөмкин икәнлеген искәртте. «Бу – озак еллар кулланыла торган авырулар саны артуын кисәтү буенча гадәти тәҗрибә. Кызганыч, хәзер ул башка төрлерәк кабул ителә. Минем белем бирү процессында катнашучыларның барысын да тынычландырасым килә. Без уку елын гадәти режимда башладык һәм шундый ук режимда дәвам итәрбез дип өметләнәм», - диде ул.

 

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев