Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов Ford Sollers башлыгы белән Aurus автомобильләрен чыгару турында сөйләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford-Sollers уртак предприятиесе башлыгы Адил Ширинов белән эшлекле очрашу уздырды, анда предприятиенең Aurus лимузиннары чыгаруга әзерлеге турында фикер алыштылар.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Предприятиенең генераль директоры әйтүенчә,  хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләү бара. Параллель рәвештә белгечләр туплау һәм аларны алга таба укыту эше алып барыла икән. Процессны оештыру расланган план кысаларында бара. Адил Ширинов хәбәр иткәнчә, Алабуга җыела торган беренче Aurus Senat компаниясе клиентларга 2021 елның маенда җибәрелергә әзер булачак.

«Алабуга» МИЗда Ford Sollers заводы Aurus Senat югары комфортлы җиңел автомобильләр чыгаруга әзерләнә. 2022 елдан «Алабуга»да Aurus Komendant вәкиллекле класслы тулы үлчәмле кроссовер чыгара башларлар дип көтелә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X