Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына йомгак ясады.
Ярышлар барышында республика спортчылары төрле дәрәҗәдәге 17 медаль яулаган. Алар шул рәвешле Россия җыелма командасының медальләр җыелмасына шактый зур өлеш керткән.
«Безнең егетләр 4 алтын, 4 көмеш, 9 бронза медаль яуладылар. Спортчыларыбыз аеруча зур уңышларга көрәштә ирештеләр», - дип язды республика Рәисе үзенең телеграм-каналында.
Нет комментариев