Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасы булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
Гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен, аларның Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатларында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын гамәлгә куярга карар бирәм», – диелә документта.
Элегрәк ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Электрон мактау тактасына кемнәр тәкъдим ителергә мөмкин икәнен аңлаткан иде.
Аның сүзләренчә, бу - югары һөнәри казанышларга ирешкән предприятие һәм оешма, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр. Шулай ук хезмәт династияләре вәкилләре.
Нет комментариев