Заман сулышы

Мисырга уртача юллама бәяләре 30 меңнән кимрәк булачак

Мисыр кояшы белән диңгезен сагынучыларга күп көтәсе калмады. Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә 2017 ел башында яңартылырга мөмкин, дип яза "Интерфакс". Мисыр Россия пассажирларының куркынычсызлыгын киләсе ел башында гына тәэмин итәргә әзер булачак икән. 1 декабрьдә Россия Транспорт министрлыгы делегациясе Мисырга барырга җыена. Башта авиаочышлар Каир аша гына булыр дип...

Мисыр кояшы белән диңгезен сагынучыларга күп көтәсе калмады. Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә 2017 ел башында яңартылырга мөмкин, дип яза "Интерфакс".

Мисыр Россия пассажирларының куркынычсызлыгын киләсе ел башында гына тәэмин итәргә әзер булачак икән. 1 декабрьдә Россия Транспорт министрлыгы делегациясе Мисырга барырга җыена. Башта авиаочышлар Каир аша гына булыр дип көтелә.


Хургада белән Шарм Эль Шейх курортларына туры рейслар бераз соңрак ачылачак. Туризм өлкәсендәге белгечләр чартер рейслар ачылгач, Мисырга уртача юллама бәяләре утыз меңнән кимрәк булыр дип фаразлый.

http://shahrikazan.com/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: