Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мисырга юл ябык

Россия Президенты Владимир Путин кичә, 6 ноябрь көнне, Россиядән Мисырга самолет рейсларын туктату турында карар кылды. ФСБ җитәкчесе Александр Бортников киңәше шундый булган. Шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы россиялеләрне исән-имин килеш туган илебезгә кире кайтаруына кагылышлы әмер дә бирде. Ростуризм башлыгы Олег Сафронов хәбәр иткәнчә,...

Россия Президенты Владимир Путин кичә, 6 ноябрь көнне, Россиядән Мисырга самолет рейсларын туктату турында карар кылды.
ФСБ җитәкчесе Александр Бортников киңәше шундый булган. Шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы россиялеләрне исән-имин килеш туган илебезгә кире кайтаруына кагылышлы әмер дә бирде.
Ростуризм башлыгы Олег Сафронов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Мисырда 45 меңнән артык россияле ял итә.
Интернет мәгълүматлардан күренгәнчә, "Казан" һәм "Бигәш" аэропортыннан Мисырга очарга тиешле рейслар юкка чыккан. Туроператорлар Мисыр урынына Төркиягә барырга киңәш итә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Египет юл ябык