Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп ашханәсендә сосискалар уку елы азагына кадәр генә кулланылачак

Мәктәп ашханәсендә балаларга сосискалар уку елы азагына кадәр генә һәм бары тик атнасына бер тапкыр бирелә.

 

Бу хакта Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләде.

Ул мәктәпләрдә тукландыру операторлары белән сөйләшү барышында проблемалы мәсьәләләр күтәрелгәнен әйтте. Шуның берсе мәктәп менюсында сосискалар кулланышына кагыла.

«Яңа санитар кагыйдәләрдә мәктәп менюсында колбаса эшләнмәләре каралмаган. Федераль хезмәтнең бу мәсьәләдә позициясе катгый, чөнки сосискалар сәламәт туклану үрнәге түгел, гәрчә балалар аны яратып ашаса да», — диде Патяшина.

Аның сүзләренчә, Татарстанда исә, барлык мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән, 2022 елның 31 маена кадәр мәктәпләрдә сосиска бирүгә рөхсәт ителгән, ләкин атнасына бер тапкырдан да артык түгел. Бары тик хәләл сосискалар турында сүз бара.

«Киңәйтелгән лаборатория тикшерүләре нәтиҗәләре бездә җитештерелгән сосискаларның куркынычсызлыгын күрсәтте, ләкин киләчәктә мәктәп менюсына сосискаларны, җитештерүче предприятиеләрнең „балалар ризыгы“ дигән документы булу шарты белән генә кертергә ярый. Өч яшьтән зуррак балалар өчен ризык яраклыгы турында дәүләт таныклыгы рәсмиләштерергә тиешләр. Бу тиз башкарыла торган процесс түгел, киләсе уку елына кадәр вакыт җитәрлек». — диде Марина Патяшина.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев