Мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти тәртиптә башланачак
Казанда көзге каникуллар 2-8 ноябрьдә булачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Көзге каникулларга да озак калмады. Алар гадәттәгечә, 2-8 ноябрь көннәрендә булачак», — диде докладчы. Каникуллар вакытында өстәмә белем бирү оешмалары эшләячәк. 159 белем бирү оешмасында мәктәп яны лагерьлары ачыла. Ата-аналар 180 сум түләргә тиеш була.
Мәскәү укучылары 14 көнлек каникулга 5 октябрьдә китте. Россия башкаласы хакимияте Covid-19 коронавирусы белән авыру очракларын киметү өчен шундый карар кабул иткән. Моннан тыш, Мәскәү Хөкүмәте карамагында булган өстәмә белем бирү һәм балалар өчен күңел ачу оешмалары бүгеннән башлап 18 октябрьгә кадәр эшләмәячәк.
https://tatar-inform.tatar/news/science/05-10-2020/m-kt-p-ukuchylaryny-k-zge-kanikullary-gad-ti-t-rtipt-bashlanachak-5776419
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев