Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайда узган бәйрәмдә хатын-кызлар төркемнәргә бүленеп ярышты

Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлаган мәдәни чара узды, дип хәбәр итә Таһир Шәмсуаров.


"Бәйрәмнең үзенчәлеге шунда: хатын-кызларыбыз ике төркемгә бүленеп ярыштылар, әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, тамашага килгән халыкка җырлар бүләк иттеләр, татар кызларына хас аш-су үрнәкләрен һәм скетчлар тәкъдим иттеләр. Шулай ук заманча мода да күрсәттеләр. Бигрәк тә җыелган авылдашларны мавыктыргыч уеннар җәлеп итте.
Бәйгеләр арасында авылыбызның күркен тәшкил иткән гармунчылар, җырчылар бәйрәмне тагы да мавыктыргыч иттеләр", - дип яза ул социаль челтәрдә.

 

фотолар: https://vk.com/id132665467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев