Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мордва Ивановка авылындагы карантин котырган төлкегә бәйле

13 сентябрьдән районыбызның Мордва Ивановка авылында котыру чире буенча карантин кертелде.



Мордва Ивановка авылындагы шәхси хуҗалык йортына төлке керә. Ул этне, бозауны тешли, берничә баш тавыкны буа һәм хуҗа төлкене тоткан вакытта аның да аягын тешли. Төлкедә котыру чире булганлыгы лаборатор рәвештә раслана. Котыру чире буенча эшләнергә тиеш булган чаралар Лениногорск ветеринария берләшмәсе һәм санитар хезмәте тарафыннан башкарыла. Хуҗа кеше үзәк район хастаханәсенә озатыла, аңа тиешле тиешле антирабик чаралар күрелә.

Карантин вакытында – чикләү режимы гамәлдә булган вакытта йорт хайваннары сату һәм аларны әлеге территориядән алып чыгу, кыргый хайваннарны тотып, читкә алып чыгу, авыру малны ит өчен чалу һәм сөтен куллану тыела. Шулай ук сәламәт малның сөтен пастеризацияләмичә ризыкка куллану һәм сату, тиреләрен һәм йоннарын дезинфекцияләмичә сату да тыела.

Хайваннарның котыру чире белән авыруның соңгы очрагы теркәлгәннән соң, ике ай узгач һәм тиешле чараларны уздырганнан соң чикләү режимы бетерелә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев