Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Морг бинасында пилмән ясый башлаганнар?

Стәрлетамактагы бердәнбер морг озак вакытлар Ногманов урамындагы дәваханә территориясендә эшли. Вакытлар узу белән бина яраксызга әйләнә һәм шәһәр хакимияте Комаров урамында яңа морг төзергә карар итә.

 

Күптән түгел бу учреждение Корылтай депутатлары катнашлыгында тантаналы шартларда ачылган. Биредә, шәһәр хакимияте мәгълүматлары буенча, судмедэкспертиза үткәрү һәм мәрхүмнәр белән хушлашу өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган.

Әмма элекке бина калган. Дәваханә комплексы территориясе буйлап йөрүчеләр биредә, пилмән цехы ачылды, дип язылган такта күреп кала. Халык шок хәлендә. Чынлап та, кайчандыр үлекләр яткан урында пилмән ясый башлаганнармы?

Урындагы хакимият бу хәлгә аңлатма биргән: әйе, пилмән цехы ачылган, ләкин бу бинада түгел, күршедәгесендә икән. дип яза Кызыл таң.

 

Автор: Резеда Галикәева

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/morg-binasynda-pilmn-yasyy-bashlagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X