Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мулард үрдәген ничек тәрбияләргә?

Иң мөһиме – алар алдыннан су өзелмәсен.

Мулард үрдәге — Башкортстанның кискен үзгәрүчән табигый шартларында да тиз үсә торган, кырыс климатка бирешмәүче талымсыз кош-корт. Әлбәттә, хәтсез еллар дәвамында ул авыл халкында зур сорау белән файдалана. Баштарак аны кошчылык фабрикаларында гына күпләп үрчетәләр иде. Хәзер мулард үрдәгенә шәхси эшкуарлар да табыш чыганагы буларак карый.

Нинди үрдәк соң ул мулард? Ул эре мускут ата үрдәген пекин токымлы ана үрдәк белән кушу нәтиҗәсендә “дөньяга килгән”. Аларны башка токымлы үрдәкләрдән ап-ак йонлы баш түбәләрендәге кара тап аерып тора. Үрдәк бәбкәләрен үстерергә алсагыз, яхшы тәрбия һәм сыйфатлы азык булганда, ике-өч айдан ул 3,5-4 килограмм авырлыктагы кош-кортка әверелер. Ул тиз үсә һәм төрдәш үрдәкләрдән итенең тәмлерәк булуы белән аерылып тора. Яздан дачага күченеп, көзгә кадәр шунда яшәүчеләр өчен дә мулард үрдәге үстерү отышлы. Ул ихата үләннәрен ярата, аларны ашату артык зур чыгымнар да таләп итми.

Әлбәттә, авылда, яисә дачада мулард үрдәге үрчемен үзегезгә дә алырга була. Әмма моның өчен сезгә парлы мускут ата үрдәге һәм пекин токымлы ана үрдәк кирәк, киресенчә дә мөмкин. Иң мөһиме, ата белән ана икесе ике токымлы булу шарт. Йомыркага утырган үрдәк гомум данәнең кимендә 80 процентына кадәр яшь үрчем бирә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, ун йомырканың сигезе бәбкәле була.

Белешмә. Мулард — бер сезонда асрауга гына яраклашкан кош-корт. Язын, яисә җәй башында бәбкә килеш сатып аласыз икән — көз җиткәч иткә “озатырга” кирәк. Башка гибрид үрдәкләр кебек үк, мулард — үрчемсез, нәселсез. Алар сирәк очракта йомырка да салырга мөмкин. Әмма ул һәрвакыт орлыксыз булачак. Йомыркадан туган үрчемне беренче көннәреннән үк яхшы җылытылган, үтәли җил йөр-мәгән бинада сакларга кирәк. Беренче атнада алар тәрбияләнгән бүлмәдә һава температурасы 28-30 градустан түбән булмасын. Аннары  җылылыкны 18 градуска кадәр киметергә була. Бәбкәләрнең астына кип-кән печән яки салам җәю яхшырак. Вак агач чүбе кулланырга ярамый. Урамда һава торышы тотрыкланып, җылы көннәр өстенлек итә башлагач, мулард бәбкәләрен ачык һавага чыгарырга да мөмкинсез. Тик көн җилсез һәм кояшлы булырга тиеш. Тәүлеклек бәбкәләрне белгечләр бик аз күләмдә марганцовка салынган катнашма парында тотып алырга киңәш итә.

Аларны ашатканда рационда сыек ботка һәм вакланган пешкән тавык йомыркасына өстенлек бирелә. Өченче көннән башлап, рационга яшел витаминнар өстәргә була. Ун көнлек үрдәк бәбкәләренә пешкән бәрәңге измәсе бирә башларга мөм-кинсез. Бәбкәләргә бер ай дәвамында, ботка әзерләгәндә аңа майсызландырылган эремчек кушарга кирәк. Мулард бәбкәләре су ярата һәм ул алларыннан өзелмәсен. Ниндидер аерым таләпләр юк. Иң мөһиме — яшь үрчем-нәрне тәрбияләүдә яңгыр һәм җилдән саклаучы җылы бина кирәк.

 Мулардлар — гаилә икътисады өчен дә аз чыгымлы кош-корт. Алар көчле иммунитетка ия, сирәк чирлиләр һәм тиз үсәләр. Ә инде итенең никадәрле тәмле һәм файдалы булуын сөйлисе дә түгел. Аның итендә май күләме өч проценттан артмый һәм шуңа күрә дә диетик ризык булып исәпләнә.

https://kiziltan.rbsmi.ru


 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/mulard-rdgen-nichek-trbiyalrg

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев