Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Муса Җәлил исемендәге очкычны Казанда каршы алдылар

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолеты төшеп утырды. Беренче рейс башкарган очкычны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

 

Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева килде. Кунакларны һәм пассажирларны Казан танк училищесы оркестры Салих Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршын башкарып һәм милли ризык чәкчәк белән каршы алдылар.
 

Тарихи хәтерне саклау максатыннан, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, республика җитәкчелеге «Аэрофлот» ГАҖ адресына һава судноларының берсенә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү мөмкинлеген карау мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә.

2019 елның декабрендә «Аэрофлот» җәмгыяте идарәсе авиакомания самолетларының берсенә Муса Җәлил исемен бирү турында уңай карар чыгара. Шул рәвешле, паркка Airbus A320 төркеменнән шагыйрь исемендәге очкыч өстәлә. Очкычны каршы алу тантанасы махсус Җиңү парадын уздыру көненә — 24 июньгә билгеләнгән.

Бүген һәр пассажирга Татарстаннан бүләк сыйфатында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабы тапшырылды.

  •     Самолет турында белешмә. 140 утыргычлы машина 2011 елның 25 гыйнварында җитештерелгән. Крейсер тизлеге сәгатенә 830 км. Иң югары очу биеклеге — 12,1 км. Максималь очу аралыгы — 4 мең км.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X