Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Начар укытучылар

Начар укытучылар да була икән. «Мел» интернет басмасында психологлар аларны 5 типка бүлгән.


 

1. Битараф мөгаллим

Дәрестә аннан бер файда юк, шуңа укучыга фәнне мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә туры килә.

Дәрес вакытында теманы аңлатуга вакытын әрәм итми. Презентация кабызып куя да, балалар шуны карап утыра. Математика дәресе икән – 34 тән алып 40нчы биткә кадәр мисалларны чишсеннәр. Өлгермәсәләр – өй эше шул булыр. Әдәбият дәресендә гел укып кына да утырырга була.

2. Укытучы-сюрприз

Артык таләпчән. Тик таләпчәнлек үзенә кагылмый.

Иң мөһиме – белемне тикшерү. Кисәтүсез генә тестлар эшләтү, үтмәгән темалар буенча өй эше бирү. Әмма бер генә эш тә тикшерелми. Билгеләр вакытында журналга куелмый. Нәтиҗәне укучы белми дә кала. Чирек азагында сюрпризлар көтәргә була.

3. Фәлсәфәче укытучы

Җылы сөйләшүләр аша укучылар белән уртак тел таба. Белем бирү – икенчел мәсьәлә.

Яңа материал өйрәнер урынына яшәү мәгънәсе һәм әллә кайчан үз башыннан узган вакыйгаларны сөйләп утыра. Яңа формулалар, чит тел грамматикасы качмас. Иң мөһиме – кыйммәтле тормыш тәҗрибәсен биреп калдырып, яшәргә өйрәтү.

4. Тиран укытучы

Ул бөтен сыйныфка сорау белән мөрәҗәгать иткәндә, бүлмәдә чебен дә очмый. Аның күзенә туры карарга беркем дә кыймый.

Кабинетыннан чыкмый да. Пенсиягә җыенмый. Аннан һәркем курка. Хәтта директор. Өй эшләрен тикшерү сорау алудан ким түгел. Кызлар арасында дәрестән елап чыгучылар гадәти хәл.

5. Йомшак укытучы

Укучылар бу мөгаллимнән зарланмаячак. Ачуланмый, күчергәнгә сүз әйтми, өй эше үтәмәүне кичерә, билгеләрне дә җиңел генә төзәтергә мөмкин.

Бар да җайлы кебек. Тик бала алган белем юк дәрәҗәсендә. Мәктәпне тәмамлаганда бу йомшаклыкның бәясе репетитор өчен киткән акчага тәңгәл булырга мөмкин.

 

Чыганак: http://magarif-uku.ru/nachar-ukytuchylar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев