Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефть бәяләре бераз арта

АКШ Энергетика министрлыгының илдәге атналык чимал запаслары турындагы мәгълүматларына таянып, җомга көнне нефть бәясе бераз арта. Сатулар турындагы мәгълүматлар шул хакта сөйли, дип тапшыра "Новости" РМА. Иртәнге сәгать 9га Brent катнашмасына гыйнвар фьючерслары бәясе 0,11 процентка - барреле 44,26 долларга, WTI маркалы җиңел нефтькә фьючерслар бәясе 0,47 процентка, барреле 41,92...

АКШ Энергетика министрлыгының илдәге атналык чимал запаслары турындагы мәгълүматларына таянып, җомга көнне нефть бәясе бераз арта. Сатулар турындагы мәгълүматлар шул хакта сөйли, дип тапшыра "Новости" РМА.
Иртәнге сәгать 9га Brent катнашмасына гыйнвар фьючерслары бәясе 0,11 процентка - барреле 44,26 долларга, WTI маркалы җиңел нефтькә фьючерслар бәясе 0,47 процентка, барреле 41,92 долларга кадәр арткан.
Чәршәмбе көнне илдә 13 ноябрь көнне тәмамланган атна өчен нефтьнең коммерция запаслары 0,3 миллион баррельгә, 487,3 миллион баррельгә кадәр арткан. Бу бәяләр үзгәрешенә китергән һәм бу җомга сатуларында да дәвам итә, бу күп очракта инвесторларның каршылыклы реакциясенә бәйле. Аларның күбесе АКШта чимал запаслары арту дәвам итүне билгеләп үткән, әмма бер өлеше аналитикларның күрсәткечнең күбрәк - 1,9 миллионга кадәр артуын көткәнне дә истән чыгармаган.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/20/115740/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цена за нефть