Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефть техникумында "Игелекле эшләр" акциясе булды

Хезмәт оешмалары, уку йортлары һәм башка бик күп төрле предприятиеләрнең үзләрендә эшләп, лаеклы ялга киткән өлкәннәрне онытмаулары, бәйрәмнәрдә тәбрикләп, юбилейларда искә төшереп торулары күркәм гадәт.

Ә менә коронавируска кагылышлы чикләүләр, алар турында, гомумән, барлык өлкәннәр турында да, гадәттәгедән күбрәк кайгыртырга  кирәклегенә басым ясады.

Лениногорск нефть  техникумында «Игелекле эшләр» акциясе  нәкъ менә шул  өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтә төшү максатыннан оештырылган. Әлеге акция кысаларында күп  кенә игелекле гамәлләр кылынган. Шушы көннәрдә генә М-20 төркеме студентлары, сыйныф сәгате вакытында, техникумның хезмәт ветераннары булган  Марсельеза Кадеева һәм  Лена Вилданова янына  барып, хәлләрен белешеп килергә  ниятләгәннәр  һәм әлеге уйларын планда гына калдырмаганнар. 

Өлкән яшьтәге  ханымнарның өйләренә барып,  аларның үзләренә  башкарып чыгарга  авыр булган эшләрне башкарганнар:  бакчадан җыелган яшелчәне базга  салганнар, ишегалдындагы клумбаларны казып,  киләчәк язда  чәчү өчен йомшартып куйганнар. Күмәкләшеп эшләү үзләренә дә ошаган, ветераннарга авыр эштә ядәм күрсәтеп кенә калмаганнар, сүз белән дә аралашканнар. Ә бусы инде ялгыз гына көн күрүче өлкән кешеләр өчен аеруча кыйммәтле!

 Техникумның игелекле эшләр сандыгында әле бу гына түгел, акция кысаларында ЭКС-1-20 төркеме  Лениногорскиның  балалар реабилитация үзәгенә барып  физик көч соралган эшләрдә ярдәм күрсәткән.  Ә ИС-1-20 төркеме студентлары, көнкүрештә ярдәм итәр өчен, шәһәребезнең ялгыз яшәүче әби-бабайларына юл тоткан.

 Игелекле эш тә үзенә күрә бер кизү сыман бит ул, изге гамәл кылган саен күңелгә рәхәтлек килә. Өлкәннәргә ярдәм итүдән тәм тапкан яшьләр, хуҗасыз йөрүче песиләрне дә сыйламый гына узып китә алмаганнар.

 Студентлар  игелекле эшләр акциясенең моның белән генә төгәлләнмәвен, алга таба да дәвам итәчәген белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев