Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ничек үз эшеңне башларга?

Һәрберебез көтмәгәндә эшсез калырга мөмкин. Кемдер яңа эш эзли башлый, кемнеңдер «кулы төшә», ә кемдер, киресенчә, үз эшен башларга ният кыла. Нәкъ менә тиешле шәхси һәм һөнәри потенциалы булган, үзләренә эшләргә теләүчеләр өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан «һөнәри керемгә салым», «Махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»гы 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

 

Әлеге закон юридик зат яки шәхси эшмәкәр булып теркәлмичә үз бизнесыңны булдырырга мөмкинлек бирә. Бу очракта сезгә шәхси эшмәкәр яки юридик зат буларак теркәлүгә акча тотарга туры килмәячәк.

 Теркәлү «Минем салым» мобиль кушымтасы аша яки «Физик затның шәхси кабинеты» аша башкарыла. Хисап бирү өчен салым инспекциясенә бару, контроль-касса техникасы сатып алу һәм пенсия фондына иминият взносларын түләү зарурлыгы юк. Түбән процент ставкалары яшь эшмәкәрләргә үз бизнесларын үстерү өчен капитал туплау мөмкинлеге бирә.


Шәхси эшмәкәр буларак теркәлгәндә, мәшгульлек үзәге аша бер тапкыр 117600 мең сум күләмендә дәүләт финанс ярдәме күрсәтелә. Бу турыда мәгълүмат алу өчен урыннарда мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/nichek-z-eshene-bashlarga

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев