Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Низамовлар гаиләсе шәһәр тормышын авылга алыштыруларына канәгать

Мондый күченүләрнең иң беренче һәм иң җитди сәбәбе – балалар, әлбәттә. Эльвира һәм Илдар Низамовлар да 2018 нче елда, өченче кызлары Алсу тугач, авылда йорт алу турында уйлана башлаганнар.

Уйлап кына калмыйча, теләкләрен тормышка да ашырганнар. Шәһәрдән бик ерак булмаган Яңа Чыршылыда, 70 нче еллардан калган йорт сатып алганнар. Яртылаш таушалган, тирә-ягын кеше биеклегендә үсентеләр каплаган өй бик хозурландырмаган Низамовлар гаиләсен. Әмма  кечкенә  генә булса да үз хуҗалыклары, яшелчә бакчалары, балаларга иркен саф һава булыр дип, җиң сызганып эшкә керешкәннәр. Башлаган эш-беткән эш диләр бит, авыл җирендә эш беркайчан да тулаем бетмәсә дә, йортны үзләре яшәрлек итеп төзекләндергәннәр. Түбәсенә хәтле матурлап ябып куйганнар. Ике ел эчендә үз хуҗалыкларын булдырып, йортның тирә-ягын танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Менә елдан артык инде шушында яшиләр. Шәһәр белән ара өзелми, әлбәттә.

 Гаилә башлыгы Илдар компьютер технологияләре буенча үзмәшгуль кеше. Хәзерге заманда шәһәр өчен дә, авыл өчен дә бик кирәкле һөнәр. Аның хәтта җирле газетта үз рубрикасы да бар, булган тәҗрибәсен башкалар белән шул рубрикада уртаклаша. Иң беренче укучысы, әлбәттә, улы Салават. Салават та компьютерлар белән мавыга, аңа төрле программалар  эшли.

Электродинамика буенча әдәбиятне күп укый. Әтисе белән бергәләп хуҗалыкта кирәкле булган җайланмалар уйлап  чыгаралар. Олы кызлары Гөлнара исә рәсем ясарга ярата. Мәктәттән соң шәһәрнең сәнгать мәктәбенә йөри. Сәнгать бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар да алганы бар. Балаларның икесе дә шәһәр мәктәбенә йөреп укыйлар. Аларның һәр көнне дәресләргә соңга калмыйча вакытында килеп җитүләрен әти-әниләре җайга салган.

“Без шәһәр тормышын авылныкына  алмаштырдык һәм моңа бик риза булып яшибез. Сәламәтлек ягыннан да файдасы бар, балалар сирәгрәк чирли. Үз хуҗалыгыбызда үстергән яшелчә, җиләк-җимешне ашыйбыз. Балалар рәхәтләнеп сәгатьләр буена урамда уйный. Кыш көннәрендә тау шуалар, йөзәр кат тауга күтәрелеп шуып төшәләр, туйганчы карда ауныйлар. Кемнәрдер моны гадәти күренеш дияр бәлки. Андыйларга җавабым бар: шәһәр җирендә мин балаларны шулай озакка урамга чыгарып җибәрергә  шикләнә идем,”- ди Илдар.

 Әлеге гаиләдә  әни кеше –Эльвира. Балаларының акыллы-белемле, эш сөючән булып үсүләренә зур әһәмият бирә.  Күп балалы гаиләдә әти-әнинең аерым ял көне юк инде ул. Аннан килеп, балалардан аерым нинди ял булсын.

“Без барлык эшләрдә дә, балаларыбызга кулларыннан килгән эшләрдә катнашуны  тыймыйбыз. Йорт яны хуҗалыгыбызда кәҗә, куян, күркә, бытбылдыклар үрчетәбез. Балалар аларны карап-ашатып торуны үзләре дә бик ярата.  Җәй көне печән әзерләгәндә, кышын кар көрәгәндә дә иң яхшы булышчыларым алар минем. Мәктәптә укучы Гөлнара белән Салават кына түгел, әле балалар бакчасына гына йөрүче Алсу да катнаша бу эшләрдә. Шулай бергәләшеп  кош-кортлар  карау –  ял итүнең  бер төре сыман миңа,- ди Эльвира,- шул арада без мәктәп хәлләре турында сөйләшергә дә, планнар корырга да өлгерәбез.” 

Низамовлар гаиләсенең уңыш сере – бердәмлек. Бердәм булып, бер-береңне кайгыртып яшәгәндә, тормышка яңа үзгәрешләр кертү дә куркыныч түгел.

 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев