Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Номер куелмаган яңа автомобильдә йөрүне тыячаклар

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гомуми файдаланудагы юлларда теркәү билгеләре булмаган яңа автомобильләрдә йөрүне тыячаклар. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 

Шул рәвешле, хәзерге вакытта гамәлдә булган яңа машинаны исәпкә кую өчен 10 көнлек срок турындагы норма гамәлдән чыгарылачак.

Машинаны теркәү белән автомобильне саткан дилер шөгыльләнәчәк. Автосалонга документларны ЮХИДИ идарәсенә тапшыру, номерлар әзерләү, шулай ук ачкычлар һәм номер табличкалары белән бөтен документлар комплектын автомобиль сатып алучыга тапшыру хокукы биреләчәк.

Әлеге яңалык икенчел базарда сатып алынган автомобильләргә кагылмаячак. Аларның элеккечә үк автомобильне исәпкә кую өчен 10 көн вакыты булачак. Бу машина йөртүчеләргә үз төбәгенә кайту өчен вакыт кирәк булу ихтималы белән бәйле.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195370/

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X