Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нурулла Гариф: “Өмет бары милли җанлы ата-аналарда гына”

Татар теле турында язучы, тарихчы Нурулла Гариф ни уйлый? Нурулла Гариф (язучы, тарихчы): - Безгә гомер буе халыклар дуслыгы турында сөйләделәр. Сынау вакыты килгәч, кемнең дус, кемнең күңелендә нинди уйлар йөргәне күренә башлады. Дуслыкны бездә бер яклы гына күз алдына китерәләр, күрәсең: дус булу өчен аларча сөйләргә, аларча җырларга, аларча...

Татар теле турында язучы, тарихчы Нурулла Гариф ни уйлый?
Нурулла Гариф (язучы, тарихчы):
- Безгә гомер буе халыклар дуслыгы турында сөйләделәр. Сынау вакыты килгәч, кемнең дус, кемнең күңелендә нинди уйлар йөргәне күренә башлады. Дуслыкны бездә бер яклы гына күз алдына китерәләр, күрәсең: дус булу өчен аларча сөйләргә, аларча җырларга, аларча уйларга кирәк икән.
Бүгенге көндә татар халкының гасырлар буена чарланган мәгариф, тәрбия системасын күрмәмешкә салышып, юкка чыгарып, безнең балаларыбызны, оныкларыбызны рус теле, тәрбиясе, патриотизмы тегермәне аша тартырга телиләр. Аңа чаклы бар булган каршылыкларны, гаделсезлекләрне турыдан әйтүчеләрнең күңеленә шом салып, судлар, төрле яла ягулар аша уздырдылар. Дәүләт, тел сагында торырга тиешле түрәләрне байлык белән сынап, сатып алдылар.
Бүгенге көндә элекке чордагы кадимчеләр кебек, йомылып, үз эчеңә бикләнеп кенә милләтне саклап булмый. Әмма милләтне, телне саклау юнәшелендә кадимчелекнең кайбер элементларын кулланып була.
Бүгенге көндә татарча сөйләшкән өчен авызыңа сукмыйлар, намаз укыган өчен артыңа типмиләр... Балаларыбыз - үзебезнеке. Аларны тәрбияләүдә таләп шул: яисә балалар бергә укып, бер-берсенең телен, гореф-гадәтләрен тигез, тулы канлы рәвештә өйрәнә, яисә аерым татар мәктәпләрен булдырырга! Мин байлык белән әвәрә килүче татар түрәләренә өметләнмим.
Өмет бары милли җанлы, үз балаларын үз калыпларында калдырырга теләүче ата-аналарда гына.
Чыганак:http://akcharlak.com/article/-met-bary-milli-anly-ata-analarda-gyna/
go.mail.ru/search_images?rf=go.mail.ru&sbmt фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев