Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч балалы, аз керемле гаиләләрдә янгын турында хәбәр итү җайланмалары куелачак

Өч балалы һәм яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләрдә, инвалид балалары булган гаиләләрдә янгын турында автоном хәбәр итү җайланмалары куелачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин әйтте.

 

Татарстанда шундый 19 мең 942 гаилә исәпләнә. Министр сүзләренчә, бер гаиләгә 4 җайланма исәбеннән 80 меңгә якын җайланма куярга ниятлиләр. Бу максатларга 20 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Моңа кадәр җайланмалар социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә, дүрт һәм күбрәк балалы гаиләләрдә, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләр яши торган йортларда, фатирларда куелган.

“Янгыннан саклануның иң кулай чарасы янгын турында автоном сигнал җиткерү җайланмалары дип таптык. Алар ут чыкканчы ук, пар, төтенгә тавыш кычкырта башлый”, - диде Рафис Хәбибуллин. Бу максатларга 20,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. 20299 йортта 74829 җайланма урнаштырылган.

Алга таба бу эштә җаваплылык районнарга йөкләнәчәк, чөнки дәүләт ярдәменә мохтаҗ барлык категория гражданнар җайланмалар белән инде тәэмин ителгән. Министр җайланмаларны барлык йорт, фатирларга куярга өндәде. Бәясе 220 сумнан башлап. Бу эштә меценатларны да өлеш кертергә чакыралар. “Бу мода артыннан куу түгел, ә замана таләбе”, - ди ул.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы “Сигнал җайланмасын куйдыр – якыннарыңны сакла!” исеме белән бөтенхалык акциясен уздыру инициативасы белән чыга. Ведомство хезмәткәрләре үз йортлары, туганнары йортларын да җайланма белән тәэмин итүне ышандырган.

2016-2019 елларда чыккан 29 янгында бу җайланмалар ярдәмендә 75 кешенең, шул исәптән 35 баланың гомере коткарып калынган. Рафис Хәбибуллин мошенниклар тозагына эләкмәс өчен уяу булырга чакырды. Бигрәк тә, ялгыз өлкән кешеләргә шушы җайланманы берничә мең сумга куйдырырга тәкъдим итүчеләр булуын әйтте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев