Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч кешене урлаган

Кибет баскан. Барысы да - җавапсыз мәхәббәттән...

Белорет районында яшәүче 23 яшьлек ир 31 яшьлек сөеклесе белән аерылышуны бик авыр кичергән. Аннан башка яши алмам, дип, җинаять юлына баскан. 

7 августта егет ике дусты белән элекке сөеклесенең 22 яшьлек сеңлесен урлый. Ул, кызны кешесез урынга алып чыгып, аннан туганының кая киткәнен әйтүен таләп итә. Максатына ирешә алмагач, аның 23 яшьлек ирен дә урлап алып килә. Шунда сер ачыла, егет кызының Уфада яшәвен белә. 

Туганнарын башкалага алып килеп, ул сөеклесен урамга чакыртып чыгара. Ир белән хатынны ике дусты янына калдырып, егет, кызын машинасына утыртып, Авыргазы районына юл тота. Юлда бер кибеткә басып керә, аннан 1800 сумлык азык-төлек урлый.  Ә урланган ир белән хатын качып котылалар һәм полициягә мөрәҗәгать итәләр.  Кеше урлаучыларның эзенә төшәләр, алар кулга алына. 

Бәхеткә, урланган ир белән хатынга һәм кызга табиблар ярдәме кирәкми. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер "романтикларга" 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный, дип яза Кызыл таң. 

  http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/och-keshene-urlagan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев