Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч районга, шул исәптән Лениногорск районына африка дуңгыз чумасы керү куркынычы бар

Лениногорск, Нурлат, Чирмешән районнарына африка дуңгыз чумасы керү куркынычы бар. Бу турыда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

 

«Россиядә авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авырулары буенча киеренке хәл күзәтелә. Африка дуңгыз чумасы буенча бүгенге көндә 25 төбәк имин булмаган зонада. Ел башыннан 214 пунктта теркәлгән, шул исәптән 140 йорт дуңгызы һәм 74 кабан дуңгызы арасында. Бүгенге көндә илдә 151 пункт карантин режимында», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Барыннан да бигрәк, Татарстан ветеринарларын Түбән Новгород һәм Самара өлкәләрендәге хәл борчый. Түбән Новгород өлкәсендә 7 имин булмаган пункт булса, күрше төбәктә 113 очрак теркәлгән.

«Самара өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдән чыккан дип әйтергә була. Үзебезнең чиктәш районнар — Нурлат, Лениногорск, Чирмешән аеруча куркыныч астында. Бу районнарга инфекция кертмәс өчен Россельхознадзор һәм Биологик ресурслар буенча комитет белән берлектә саклану чараларын үткәрәбез», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, 2020 елда Татарстанга үрчетү һәм үстереп иткә озату өчен 107 мең баш дуңгыз кертелгән. «Шулкадәр күп хайван әйләнеше булганда, республикада инфекцияләр буенча имин вазгыятьне саклау җиңел эш түгел», — диде Алмаз Хисаметдинов. Татарстанның баш ветеринары хуҗалык җитәкчеләреннән ветеринария хезмәтенең таләпләрен төгәл үтәүне сорады.

Бүгенге көндә кош гриппыннан кала, хайваннарда йогышлы авырулар буенча Татарстан Республикасы имин булып санала.

 

https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/27-10-2020/tatarstanny-bash-veterinary-ch-rayonga-afrika-du-gyz-chumasy-ker-kurkynychy-bar-5781549

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев