Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү кагыйдәләрен расларга кирәк булачак

Озакламый Россия хөкүмәтенә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләү кагыйдәләрен расларга кирәк булачак.

 

Социаль ярдәм адреслы билгеләнәчәк, дип хәбәр итте бүген Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин түләү билгеләү кагыйдәләрен үзгәртү турындагы указга кул куйды.

«Россия Президенты Указы нигезендә, 2021 елдан башлап түләү күләме керемнәргә һәм гаиләнең милек белән тәэмин ителешенә бәйле рәвештә үзгәреп торачак. Ул балалар өчен төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала», — диелә хәбәрдә.

Хәзер документ ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан федерация субъектлары һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләнә. Яңа кагыйдәләр, гаиләләрнең ихтыяҗларын һәм керемнәрен исәпкә алып, түләүнең максималь адреслылыгын тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

Элегрәк яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алган барлык гаиләләргә пособие бер үк күләмдә — балаларга төбәк яшәү минимумынының 50 проценты күләмендә түләнгән иде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 58,6 мең балага пособие түләнә. Республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы 9995 сум тәшкил итә. 

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев