Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Октябрь ае үзгәрешләре: кайберәүләрнең пенсиясе индексацияләнәчәк, электрон таныклык күрсәтү рөхсәт ителәчәк

Киләсе айда үз көченә керәчәк законнарның күпчелеге акчага бәйле. Барлык мөһим үзгәрешләрне тупладык.

* 1 октябрьдән керемнәр арта. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм хәрби частьларда «погонсыз» хезмәткәрләрнең эш хакы 4 процентка үсәчәк. Бу шулай ук хәрби учреждениеләрдә һәм хәрби хезмәткә тигезләштерелгән башкарма хакимият органнарында (МВД, МЧС, ФСИН һ.б.) эшләүчеләргә дә кагыла.

* Банкка акча салучыларга тәгаен күпме керемгә ия булачаклары турында хәбәр ителәчәк. Килешүдә клиентның, бернигә карамастан, мәҗбүри тәртиптә күпме процентка ия булачагы күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта бу хакта мәгълүмат зур хәрефләр белән таблицага урнаштырылачак.

* Хәзер үзебезгә үк интернет аша финанс операцияләрен тыю яки чикләү кертү мөмкинлеге ачыла. Әйтик, акча күчерүгә лимит билгели, онлайн кредит рәсмиләштерүне тыя алачакбыз. Моның өчен банкка гариза язып, нинди чикләүләрне билгеләргә кирәклеге күрсәтеләчәк. Бу законның мошенниклыкны киметәчәге күздә тотыла. Моннан тыш банклар онлайн операциядә файдаланылучы электрон җайланманың (компьютер, смартфонның) кемнеке булуын ачыкларга тиеш: моның өчен электрон почтаны һәм телефон номерын расларга кирәк булачак.

* Сиксән яшьтән узган кешеләрнең пенсиясе индексацияләнәчәк. Аның төп өлеше (6,5 мең сумга якын) ике тапкыр үсә. Моның өчен гариза язарга кирәкми: пенсия күләме автомат рәвештә арта.

* Йөртүчеләргә тест режимында электрон таныклык күрсәтү рөхсәт ителәчәк. Яңа электрон сервис «Госуслуги Авто» кушымтасында сынап карала. Хәзерге вакытта Юл хәрәкәте кагыйдәләренә бу җәһәттән үзгәрешләр кертелә.

* Бөлгенлеккә төшүне туктатып тору (1 октябрьгә кадәр гамәлдә була) озайтылмаячак. Хәтерләсәгез, бу чара илдә ике тапкыр: ковидка каршы чикләүләр аркасында һәм Россиягә санкцияләр игълан ителгәннән соң кертелде. Икътисади үсеш министры Максим Решетников әйтүенчә, хәзер әлеге мәсьәлә эшмәкәрләрнең һәркайсы белән аерым тәртиптә каралачак.

https://vatantat.ru/2022/09/92884/

Фото һәм мәгьлүмат "Ватаным Татарстан" сайтыннан алынды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев