Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Октябрь аенда пенсионерларга өстәмә түләүләр биреләчәк

Россия пенсионерлары октябрьдә өстәмә түләүләр алачак.

 

РИА Новости язганча, «Альпари» өлкән аналитигы Анна Бодрова 1 октябрьдә — Өлкәннәр көнендә бирелә торган региональ түләүләрне искә төшерде. Пенсионерларга мондый ярдәм федераль дәрәҗәдә күрсәтелми, шуңа күрә карарны региональ хакимият кабул итә.

Шуның өчен түләүләрнең күләме Россия Федерациясе субъектларында аерыла. Ярдәм алу өчен төрле шартлар бар: бер регионда ул билгеле бер яшькә җитү, икенчесендә — инвалид статусында булу, өченчесендә — субъектта озак еллар буе яшәү һәм җирле предприятиеләрдә эшләү.

Моннан тыш, 1 октябрьдән Россиядә хәрби пенсияләр 3,7 процентка индексацияләнә һәм хәрби вазифа һәм хәрби дәрәҗәләргә хезмәт хаклары арта. Түләүләрне контракт яки чакыру буенча хезмәт итүче Милли гвардия федераль гаскәрләре, Эчке эшләр министрлыгы, Россия иминлеге федераль хезмәте, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ведомстволарның элеккеге хезмәткәрләре алачак.

Россиянең 80 яшьтән өлкән гражданнары да пенсияләрнең артуына өмет итә ала. Аларга икеләтә күләмдәге тотрыклы сумма түләве каралган.

15 яки 20 ел Ерак Себердә яки аңа тәңгәлләштерелгән территорияләрдә эшләүчеләрнең дә пенсияләре артачак. Ләкин бу категориягә керүчеләргә билгеле бер күләмдә гомуми эш стаж булу сорала. Хатын-кызлар өчен ул 20 ел, ир-атлар өчен 25 ел.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/19-09-2021/rossiya-pensionerlary-oktyabrd-st-m-t-l-l-r-alachak-5838250

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X