Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Омикрон” штаммының төп билгеләрен әйткәннәр

Роспотребнадзор белгече коронавирусның “омикрон” штаммының төп билгеләрен атап үткән. Тән температурасы күтәрелү, йөткертү һәм хәлсезлек “омикрон” штаммының төп билгеләре булып тора.

Роспотребнадзорның Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Татьяна Руженцова әйтүенчә, температура 38 градустан югарырак яки кимрәк булырга, аппетит югалырга, бик нык баш авыртырга һәм йөткертергә мөмкин.
Руженцова аңлатып үткәнчә, организмда мондый билгеләр бар икән, димәк, үпкәгә яки башка органнарга зыян килгән булырга мөмкин. Әлегә “омикрон”ның билгеләре буенча мәгълүматлар аз, әмма тиздән алырның барысы турында да мәгълүм булачак.
Шушы ук институтның табиб-терапевты Дарья Хавкина белдергәнчә, бу штаммны йоктырган балаларның тән тиресе сәер тимгелләр белән каплана. Аларга да аппетит югалу, баш авырту, тән температурасы күтәрелү хас икән.

Мәгълүмат https://vatantat.ru сайтыннан алынды

https://pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: омикрон