Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ОСАГО полисы 80 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Машинаның тузуы һәм түләүләр лимиты үсү буенча төзәтмәләрне берләштерү полис бәясе артуга китерәчәк.

Россия Автомобильләрне иминиятләштерүчеләр берлегендә (РСА) белдерелгәнчә, машинаның тузуын исәпкә алмыйча ОСАГО түләү һәм юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүчеләргә түләү күләмен 2 миллион сумга кадәр җиткерү турында төзәтмәләрне берьюлы кабул иткән очракта, полис бәясе 80 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” яза.

РСА президенты Игорь Юргенс билгеләп үткәнчә, Финанс министрлыгы, Үзәк Банк, Дәүләт Думасының профильле комитеты мәсьәләне шул рәвешле хәл итүне алга сөрә. Әлегә авариядә зыян күрүчеләргә иң зур түләү күләме 500 мең сум тәшкил итә.

РСА директоры Евгений Уфимцев фикеренчә, ОСАГОга үзгәрешләр кетүне күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасына инде яз көне үк кертелергә мөмкин.

https://vatantat.ru/2022/02/73659/

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОСАГО