Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә срогы чыккан паспортның гамәлдә булу вакытын озайттылар

Россия гражданнарының 20 һәм 45 яшькә җиткәч алыштырылырга тиешле паспортлары тагын 90 көн гамәлдә булачак.

Россия гражданнарының 20 һәм 45 яшькә җиткәч алыштырылырга тиешле паспортлары тагын 90 көн гамәлдә булачак. Әлеге карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә яшәүчеләргә документны ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәк булмаячак, аларга өстәмә өч ай вакыт бирелә.

Моннан тыш, 14 яшькә җитеп паспорт алу өчен гариза бирү срогы озайтыла. Хәзер моның өчен 30 көн түгел, ә шулай ук 90 көн бирелә.

Яңалык карар рәсми басылып чыккан вакыттан үз көченә керәчәк.

2022 елның 1 июленнән тагын бер үзгәреш гамәлгә ашырылачак. Россия паспортын рәсмиләштерү вакыты документларны бирү урынына карамастан биш эш көненнән артмаячак. Хәзер документларны яшәү урыны буенча тапшырган очракта паспорт ун көндә, ә калган очракларда 30 көндә әзер була.

  

https://tatar-inform.tatar/news/society/16-07-2021/rossiyad-srogy-chykkan-pasportny-gam-ld-bulu-vakytyn-ozayttylar-5830506

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев