Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өйдә сыр ясау һәм чигүле свитшотлар: Татарстан үзмәшгульләре нинди өстенлекләргә ия?

Әгәр гражданин заказчылардан турыдан-туры акча ала һәм хезмәт килешүе буенча хезмәткәрләрне ялламый икән, ул үзмәшгуль була ала.

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда үзмәшгульләр өчен яңа салым барлыкка килде. Республикада яңа салым түләү режимына 32 мең кеше күчкән. “Минем салым” системасында теркәлү нинди өстенлекләр бирә? Ничек үзмәшгуль булырга? Бу салым нинди һөнәрләргә салына? Бу хакта “Татар-информ” язмасында.

Унынчы сыйныф укучысы Алия Минһаҗева 15 яшендә үзмәшгуль булган. Бу хакта ул “События” электрон газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында сөйләде.

“Мин бу салым программасы турында укып чыктым һәм тулаем алганда миңа ошады. Әти-әнием белән киңәшләштем һәм алар моны хуплады. “Минем салым” кушымтасын йөкләп алдым һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлдем. Барысын да өйдән чыкмый гына эшләргә мөмкин, бу уңайлы”, - диде кыз.

Тегү эше белән Алия мәктәптә технология дәресләрендә кызыксынып киткән. Хәзер Алия үзенең кием линиясе проектын булдырган. Яңа төрек алфавиты яңалиф (1927-1939 елларда кулланылган язу системасы – Т-и искәрмәсе) белән чигелгән свитшотлар тегәргә тели. Аның сүзләренчә, тегү эше хәзер яхшы керем китерә, чөнки кешеләр кулдан эшләнгән әйберләрнең кыйммәтен аңлый башлаган.

Яшь сыр кайнатучы Данияр Гомәров сыр җитештерү белән тугыз ай чамасы шөгыльләнә икән. Аның эшмәкәрлек юлы“Эшмәкәрлек фабрикасы – Балалар” бәйгесендә катнашканнан соң башлана. Экспертлар аның сыр җитештерү проектын иң яхшысы дип таба, шулай ук аны “Иң яхшы инвестпроект” номинациясендә җиңүче дип билгелиләр.

Гомәровлар гаиләсе барлыгы 12 төрле сыр ясый. Алар арасында моцарелла, буррата, сулугуни, халлумис, фета, рикотта, качотта, маасдам һәм башкалар да бар. Бу елның августында яшүсмергә 14 яшь тулу белән ул үзмәшгуль булып теркәлгән.

“Мин сыр җитештерү бизнесын үстерергә телим. Даими клиентларым булуын һәм тора-бара үз продукциямне кибетләргә яки кафеларга тәкъдим итәргә телим. Хәзер үзмәшгуль статусы миңа сыр җитештерүне һәм сатуны легаль рәвештә алып барырга мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде Данияр

Һөнәри керемгә салым яки үзмәшгульләргә салым– ул яңа салым режимы. Аны заказчылардан турыдан-туры акча ала торган һәм хезмәт килешүе буенча эшчеләр ялламаган гражданин сайлый ала. Үзмәшгульләр өчен махсус режим сайлаганда, шәхси эшмәкәр буларак теркәлмичә генә, һөнәри керемгә салым салынган эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин.

Үзмәшгульлекне һәм ялланып эшләүне рәсми эштән тыш буш вакытта берләштереп алып барырга була. Үзмәшгуль юридик затлар белән эшләгәндә кеременең 6 процентын биреп барачак. Алмашка 2 процент күләмендә салым вычеты алачак, әмма бу 10 меңнән артмый. Әгәр үзмәшгуль физик затлар белән эшли икән, ул кеременең 4 процентын дәүләткә бирә һәм 1 процент күләмендә вычет кайтара ала. Еллык кереме 2,4 миллионнан артып китсә, үзмәшгуль шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә һәм НДФЛ түләргә тиеш була.

Тулырак мәгълүматны www.tvoedelo.pro сайтында укырга була.

Фото:https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев