Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Өйдә утырып та шөгыль табарга була"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яшь әниләр өйдә бала караган вакытта да үзләренә нинди дә булса шөгыль таба ала.

«Бала тапкан яшь әниләрнең өйдә тик кенә утыруы дөрес түгел. Өйдә бала караганда да шөгыль табарга була. Тормыш шартлары хәзер икенчерәк», — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов яшь әниләр балаларын өч яшь тулганчы үзләре тәрбияләсен иде, дигән теләген белдерде.

«Хәзерге заманда яшәү шартлары аерыла. Баланы тудыргач, шул ук вакытта аны карарга да кирәк. Тууга ук аны балалар бакчасына алып бару дөрес түгел», — диде Президент.

https://tatar-inform.tatar/news/official/03-03-2022/r-st-m-mi-nehanov-yash-nil-rg-yd-utyryp-ta-sh-gyl-tabarga-bula-5850562

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент уход за детьми дети до трех лет уход за ребенком до трех лет